Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

"Моны Илсөя генә булдыра ала"

Җырчы Илсөя Бәдретдинова балачак хатирәләре урында күп һәм кызык итеп яза. Менә тагын бер язмасы белән танышыгыз.

"Миңа 6-7 яшьләр булгандыр... Уртанчы апай: «Бәрәңге бакчасын берүзем күмәм», - дип әнидән елый-елый яшел төстә тень алдыртты... Авылда беркемдә юк мондый тень... Харап инде... апай бөтен дус кызларына мактана)))

Киеменә туры киләм- юкмы, иртә-кичен сылый бу моны. Үзе сылый, башкаларга бирә, миңа бирми.

Бер урам аста классташ Рузалия яши... Бакчаларында зууур агач «Золотая китайка» алмасы усә. Шундый матур итеп пешәлэр иде алар. Сыгылып-сыгылып утәкүренмәле баллы алмалар утыра. Бездә юк...
Сорыйм... Рузалия бирми...
Тегесе бирми, монысы бирми имеш... Мин нәрсә, тирестә ускән гомбә что ли?
Әйдә мин әйтәм, Рузалия, матур яшел теньнне бер чиләк «Золотая китай»кага алышабыз... «Әйдә», - ди. Шулай итеп апай теньсез, Рузалия алмасыз калды...
Кичтән тень юклыгы ачыкланды... Апай акырып елый...

Мин эйтәм тапсам, буярга бирәсеңме?, - дим. «Конечно бирәм инде...», - ди... елый бу.

Рузалиягә төштем дә, мин әйтәм: «Син теге теньне буяма! Апай күрсә бәреп үтерә», - дим. «Мин куркам, алып кайтып кит. Зинһар өчен әнигә алма турында әйтмә»,-ди.
Шул кичне мин ике күземне дә ямь-яшелгә буяп, рәхәтләнеп тыкырыкта утырып «Золотая китайка» ашадым."

"Моны Илсөя генә булдыра ала, молодец",  "Чегәннәрдән дә уздыргансың" кебек комментарийлар язганнар.

Чыганак:https://vk.com/ilsiya_badretdinova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев