Ниһаять, 2021 елның 31 декабре ял көне дип игълан ителде
2021 елның 31 декабре Россиядә эшләми торган көн булачак. Бу хакта РФ Министрлар Кабинеты сайтында бастырылган карарда хәбәр ителә.
Шулай ук 2 һәм 3 гыйнварга туры килә торган шимбә һәм якшәмбе ял көннәре дә күчереләчәк.
Моннан тыш, 20 февраль (шимбә) ялы 22 февральгә (дүшәмбегә) күчерелә. Шулай итеп, февраль аенда россиялеләрнең өч ял көне булачак - 21-23 февраль.
https://tatar-inform.tatar/news/society/16-10-2020/rossiyad-2020-elny-31-dekabre-yal-k-ne-dip-ig-lan-itelde
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев