Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Пенсияләр һәм ташламалар яңадан исәпләнәчәк

20 февральдә Федераль җыелышка Юлламасында Президент Владимир Путин ташламаларга ия булган пенсионерлар мәсьәләсендә бер яңалык кертергә, атап әйткәндә, ташламаны шәхси керемгә исәпләмәскә тәкъдим итте.

Мисал итеп индексланган пенсия күләме яшәү минимумыннан арткан очракта социаль өстәмә түләү туктатылуын китерде. Шул рәвешле пенсиягә акча бөтенләй өстәлми яисә көткәннән күпкә азрак килеп чыга. Нәтиҗәдә, халык үзен алданган, дип хис итә.Президен бу хәлне тиз арада төзәтергә кирәк, дип исәпли.
—Агымдагы елдан ук пенсияләрне һәм айлык акчалата түләүләрне индекслау теләсә нинди очракта да, пенсионерның яшәү минимумы дәрәҗәсеннән арттырып гамәлгә ашырылачак. Ягъни дәүләт тәүдә пенсияне яшәү минимумына җиткерергә, аннары гына пенсиянең үзенә һәм айлык акчалата түләүләргә индекслау үткәрергә тиеш, — диде Президент.
Кыскасы, пенсияләргә социаль өстәмә индекслауны һәм айлык акчалата түләүләрне исәпкә алмыйча тәгаенләнергә тиеш булачак. Пенсияләр һәм ташламалар 1 гыйнвардан яңадан исәпләнәчәк.
Шунысы да билгеле булсын, Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 1 апрельдән социаль пенсияләрне 2 процентка индексларга тәкъдим итте.
Әлеге яңалык турында фикерләрен белергә теләп, без Бөтендөнья башкортлары корылтае рәисе Данир Гайнуллинга мөрәҗәгать иттек:
— Пенсионерлар - безнең илдә якланмаган, һәрдаим ярдәм таләп иткән катлам. Шуңа да бу аларга зур ярдәм булыр дип ышанам. Әлеге адым бик вакытлы ясалды, ул аларның тормышын бераз булса да яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк, — диде ул.

чыганак:kiziltan.ru

фото:pixabay.com/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев