Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Пенсияләр яңача индексацияләнә башлый

2019 елның 1 апрелендәге 49-ФЗ федераль закон нигезендә пенсиягә социаль өстәмә түләү күләмен исәпләү механизмы үзгәрә.

Пенсияләрне һәм ай саен бирелә торган түләүләрне индексацияләү пенсионерның яшәү минимумына бәйле  алып барылачак. Ягъни уздырылган индексация нәтиҗәсендә өстәмә түләү  пенсияләрнең һәм ай саен бирелә торган акчалата түләүләрнең  агымдагы күләменә түгел, ә  төбәктәге пенсионерның яшәү минимумы дәрәҗәсендә тәэмин ителгән социаль өстәмә исәбеннән чыгып, пенсионерның гомуми түләүләренә билгеләнәчәк.

Элек түләүләүләрне индексацияләү пенсионерның яшәү минимумын исәпләмичә генә алып барылган, шуңа күрә һәр яңа индексация  пенсия күләмен арттырган һәм пропорциональ рәвештә  социаль өстәмә түләү күләмен  яшәү минимумына кадәр киметкән булган. Яңа тәртип пенсионер ала торган түләүләр индексациядән соң да  үзгәрешсез калырга мөмкин.

“Хәзер закон пенсионер табышының гомуми күләмен башта яшәү минимумына кадәр җиткерергә, ә аннан соң пенсиягә индексация  уздырырга мөмкинлек бирә. Шулай итеп, индексация нәтиҗәсендә өстәмә түләү  Татарстанда пенсионерның яшәү минимумыннан артыграк түләнәчәк, һәр елны пенсионерга гомуми түләү суммасы  агымдагы елда пенсияләрне һәм ЕДВларны индексацияләү нәтиҗәсендә өстәп түләү яшәү минимумыннан югарырак булачак” – дип билгели ТР буенча ПФР бүлеге  управляющие Эдуард Вафин.

http://yashel-uzan.ru

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев