Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Пхукетта үлгән хатын-кызларның җәсәден алып кайтырга Зәйлеләр 500 мең сум акча эзли

Зәйлеләр, социаль челтәрләрдә хәбәр ителгән исемнәренә һәм яшьләренә карап, пенсионерларның икесенең дә шул шәһәрдән булуын ачыклаган. Пхукетта юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган хатын-кызларның мәетен алып кайту өчен, Зәйдәге туганнары 500 мең сум акча эзли. Бу хакта "Челнинские известия" басмасы хәбәр итә. Алдан "Татар-информ" 22 гыйнварда Таиландта, җирле вакыт белән 11нче яртыда...

Зәйлеләр, социаль челтәрләрдә хәбәр ителгән исемнәренә һәм яшьләренә карап, пенсионерларның икесенең дә шул шәһәрдән булуын ачыклаган.

Пхукетта юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган хатын-кызларның мәетен алып кайту өчен, Зәйдәге туганнары 500 мең сум акча эзли. Бу хакта "Челнинские известия" басмасы хәбәр итә.

Алдан "Татар-информ" 22 гыйнварда Таиландта, җирле вакыт белән 11нче яртыда Тайск утравында юл-транспорт һәлакәте булуын хәбәр иткән иде. Җиңел машина һәм микроавтобус бәрелешкән. Рус телле "Новости Пхукета" басмасы мәгълүматы буенча, "Ниссан Альмера" җиңел автомобилендә ике россияле хатын-кыз булган. Машина руле артында исә Украина гражданины утырган. Аларның өчесен дә хастаханәгә озатканнар. Машина йөртүче исән калган, ә россияле хатын-кызлар һәлак булган.

Язмада россиялеләрнең исемнәре аталган. Алар: 68 яшьлек Лилия Маликова һәм 67 яшьлек Сәмигуллина (исеме расланмаган). Микроавтобустагылар барысы да исән калган.

Зәйлеләр социаль челтәрләрдә хәбәр ителгән исемнәренә һәм яшьләренә карап, пенсионерларның икесенең дә шул шәһәрдән булуын ачыклаган. Аларның берсе чәчтарашханәдә эшләгән. Хәзер, Пхукетта һәлак булган хатын-кызларның мәетен алып кайту өчен, аларның Зәйдәге туганнары 500 мең сум акча эзли.

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев