Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

«Пычрак» автомобильләргә күпме штраф салыначак?

Россиядә “пычрак” автомобильләр өчен чикләүләр үз көченә керде.

Пычрак газлар чыгара торган транспортка чикләүләр булачак. Бу “Евро-0”, “Евро-1” һәм “Евро-2” класслы двигательле автомобильләргә кагыла. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Чикләү башланганны юлдагы “Механик транспорт чараларының экологик классларын чикләү зонасы” юл билгесенә карап белеп булачак.

Әлеге юл билгесе куелган урында экологик классы тиешле күрсәткечләрдән түбән булган автомобильләр хәрәкәте тыелачак.

Бу чикләүләр экологик халәт начар булган районнарда кертеләчәк. Андый автомобильләр исемлегенә “Жигули” һәм “Лада Самара” керергә мөмкин.

Юл билгесенә буйсынмаган автомобильчеләргә 500 сум штраф салынырга мөмкин.

 

Фото: https://pixabay.com

http://maydan.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев