Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Район мәдәният йортларында балалар өчен Яңа ел бәйрәмнәре уза (фотолар)

Авыл мәдәният йортларында бу көннәрдә балалар өчен бәйрәмнәр уздыралар. Олылардан бигрәк, балалар өчен иң күңелле бәйрәм – Яңа ел, мөгаен.


Бәйрәмнәр, әлбәттә, барлык саклык чараларын үтәп оештырыла. Авыл мәдәният хезмәткәрләре барлык иҗади фантазияләрен эшкә җигеп, балалар өчен кызыклы үткәрергә тырышалар. Төрле уен формалары оештыралар. Әкият геройлары Яңа ел тамашасына килә.

Зеленая Роща авылыннан Әлфия Хафизова хәбәр иткәнчә, бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы җигүле атта килгән. Аларны шау-гөр килеп каршы алганнар һәм бәйрәм тәмамлангач, ат чанасына балалар да утырып, Кыш бабай һәм Кар кызы белән урам әйләнгәннәр. Хәзерге заман баласына атта, чанада утырып йөрү кызык шул.

Сарабиккол авылында “Күңелле карнавал” дигән кичә шулай ук бик кызык үткән. Сәхнә бизәлеше турында аерым язарга булыр иде. Әйтерсең, әкият иле.

Кирлегәч балалары да бәйрәмнән шат күңел белән кайтып киткән. Бәйрәмгә Убырлы карчык, Шаян клоун да килгән. Ә мәдәният йортында чыршы янында утырып торучы Убырлыны шулкадәр оста итеп ясаганнар, әйтерсең, берәрсе киенеп-ясанып, битлек киеп, кулына себерке тотып, бәйрәмгә килүчеләрне көтеп тора. Баксаң, ул муляж формасында гына ясалган икән. Моны ясаучысына зур молодец, дип әйтмичә булмый.

Керкәле мәдәният йортында 30 декабрьдә, Шөгер мәдәният йортында 4 гыйнварда балалар өчен бәйрәм үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев