Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Республикада ковид-чикләүләрне гамәлдән чыгаруны май азагында хәл итәчәкләр

Татарстанда ковид-чикләүләрне гамәлдән чыгару халыкның барлык кагыйдәләрне үтәвенә бәйле.

 

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина шул хакта сөйләде.

«Хәзер көн саен коронавирус йоктыруның уртача 34 очрагы теркәлә. Кызганычка, чир йоктыру очракларының атна саен кимүе күзәтелми. Әгәр графикларны карасаң, бу тигез, туры горизонталь линия. Безне бу беркадәр сагайта, чөнки бу чик без теләгән юнәлеш кенә алырга мөмкин түгел, ягъни (авыру очраклары) үсүгә китү куркынычы кала», — диде спикер.

«Коронавирус аркасында кертелгән профилактика һәм чикләү чаралары үтәлмәсә, Covid-19 белән авыручылар саны артачак», — диде Любовь Авдонина.

Ведомство җитәкчесе урынбасары сүзләренчә, Татарстанда яшәүчеләр йомшарды, битлекне дөрес кимиләр. Шулай ук социаль дистанцияне, шәхси гигиенаны үтәүне һәм кешеләр күпләп җыела торган урыннардан качу турында да онытырга ярамый.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе коронавирустан вакцинация узарга киңәш итә, республикада өч төрле вакцина да бар.

«Авыручылар санын исәпкә алып, чикләүләрне бетерү турында бернинди сүз дә бармый. Алда әһәмиятле дәүләт һәм дини бәйрәмнәр булуын исәпкә алып, барлык чикләүләр сакланачак. Алардан соң без 14 көн дәвамында күзәтәчәкбез, һәм нинди дә булса чикләүләрне бетерү турындагы сорауга бары тик май ахырында гына әйләнеп кайтырга мөмкин булачак», — дип сөйләде Любовь Авдонина.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/health/30-04-2021/respublikada-kovid-chikl-l-rne-gam-ld-n-chygaruny-may-azagynda-h-l-it-ch-kl-r-5821802

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев