Россия мәктәпләрендә күмәк чаралар үткәрү 2021 елга кадәр тыела
Россия мәктәпләрендә 2020 ел ахырына кадәр күмәк чаралар уздыруны тыйдылар. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцовка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, мондый чаралар 2021 елның 1 гыйнварына кадәр тыелган.
«Билгеле төзәтмәләр булачак, әмма алар белем бирү процессында берничек тә чагылыш тапмаячак», — дип өстәде министр.
Моннан тыш, Россия мәгариф министры яңа уку елында укучыларның мәктәпкә йөреп укыячакларын әйтте. Балалар мәктәптә укысын өчен, бөтен ил буенча уку йортларында капиталь ремонт һәм дезинфекция үткәрелә.
«Мәгариф министрлыгы пандемия шартларында уку процессын оештыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмәләр үткәрә», — диде Сергей Кравцов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев