Россиядә пенсионерлар өчен махсус ашамлык кертмәкчеләр
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядә пенсионерлар өчен махсус ашамлык кертмәкчеләр

Тиздән Россия кибет киштәләрендә витаминнар белән баетылган «Өлкәннәр өчен» тамгасы куелган продуктлар барлыкка килергә мөмкин.

Әлеге продукция югары азык-төлек кыйммәтенә ия һәм тиз әзерләнә торган булачак. Ул шулай ук өлкән буын гражданнарның мәнфәгатьләрендә эш итү стратегиясенең беренче этабындагы «Юл картасы»нда теркәлгән.

- Ул үз эченә  аксымлы катнашмаларны, яшелчә һәм туңдырылган ризыкларны алачак.  Алар хәзерге вакытта кибет киштәләрендәге  булган продукциядән витаминнар белән баетылган булуы белән аерылып торачак, - дип уртаклашты   Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш диетологы Виктор Тутельян.

чыганак:http://almet-rt.ru

Фото:https://pixabay.com


Нет комментариев