Россиядә укытучыларны һәм укучыларны мәҗбүри вакцинацияләү кертелмәячәк
Россия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова мәҗбүри вакцинациягә каршы чыкты.
Россиядә укытучыларны һәм укучыларны мәҗбүри вакцинацияләү кертелмәячәк.
«Педагогларны һәм укучыларны мәҗбүри вакцинацияләү булмаячак. Россия мәгариф министры Сергей Кравцов Россия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкил Анна Кузнецованың мәҗбүри вакцинация һәм прививкадан баш тарткан мәктәп һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары укучыларына, педагогларына карата ниндидер санкцияләр булдырмау турындагы хәбәрен хуплады», диелгән ведомствоның Telegram каналында.
Россия мәгариф министры студентларны мәҗбүри вакцинацияләүгә каршы чыкты, югары уку йортларын укучыларны прививка ясатучы һәм ясатмаучыларга бүлмәскә өндәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев