Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиялеләрне аномаль яңгырлар көтә

Үзәк Россия халкын яшенле аномаль яңгырлар көтә, дип белдерде РБК белән әңгәмәдә «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы хезмәткәре Евгений Тишковец. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

 

«Көнбатыштан сәгатенә 40 километр тизлек белән куәтле төньяк атлантик циклон дүшәмбе төнендә үзәк Россиягә шактый көчле яңгырлар алып килә», — дип кисәтә синоптик. 

Аның сүзләренчә, һава торышы Брянск, Калуга, Тула һәм Мәскәү өлкәләрендә бозылачак — анда яшенле яңгырлар булу ихтималы 70-80 процент.

Мәскәүдә явым-төшем 3 майда төнлә булачак. Тишковец РИА Новости белән әңгәмә вакытында билгеләп үткәнчә, башкалада яңгырлар төнлә һәм иртән коячак. Аның сүзләренә караганда, Мәскәү урамнарының һәр квадрат метрына «ике чиләк су» төшәчәк.

Фараз буенча, атмосфера басымы 735 миллиметр терекөмеш баганасына кадәр төшәчәк. 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев