Рәшидә апаның туксанынчы кышы
Якташыбыз Рәшидә Әюп кызы Харисовага 7нче декабрьдә 90 яшь тулды.
Сугыш ветераны, 1941-45 нче елларда, өлкәннәр белән беррәттән тыл хезмәтендә булган, ачлык-ялангачлыкны үз башыннан үткәргән. Ул күп балалы гаиләдә иң кечкенәсе , бераз үсә төшкәч, өлкән туганнары, әти-әнисе кырда-фермада булу сәбәпле, бөтен йорт турында кайгыртуны үз өстенә алган.
Бөек Ватан сугышы башлангач , колхозда, яу кырына киткән ир –атларны алыштырган. Сугыштан соңгы елларда җимерелгән илебезне торгызу өчен көчен кызганмаган. Рәшидә апа озак еллар нефтьче-оператор булып эшләгән, лаеклы ялга да шуннан киткән.
Олы юбилее белән аны “Лениногорскнефть” идарәсенең ветераннар советы рәисе Миншакир Нуриев кайнар котлады, ә шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова хезмәттәге батырлыгы өчен рәхмәт белдереп бүләк һәм илебез Призеденты В.Путинның шәхси котлавын тапшырды.
Бүгенге көндә Рәшидә апа ике баласы, өч оныгының кадер-хөрмәтендә яши, аңа саулык-сәләмәтлек телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев