Рөстәм Миңнеханов "Вконтакте"да шәхси битен теркәде
ЯҢАЛЫКЛАР

Рөстәм Миңнеханов "Вконтакте"да шәхси битен теркәде

Әлеге вакыйга Рөстәм Миңнехановның социаль челтәрнең топ-менеджерлары - "Вконтакте"ның маркетинг буенча директоры Ярослав Андреев һәм социаль челтәрдәге махсус проектлар менеджеры Константин Сидорков белән очрашуы вакытында булды. Рөстәм Миңнехановның рәсми аккаунт адресы бик гади үз исем-фамилиясенең баш хәрефләреннән аллынган - РНМ - Vk.com/rnm. Ул инде анда беренче язулар калдырырга, фотолар "элергә"...

Әлеге вакыйга Рөстәм Миңнехановның социаль челтәрнең топ-менеджерлары - "Вконтакте"ның маркетинг буенча директоры Ярослав Андреев һәм социаль челтәрдәге махсус проектлар менеджеры Константин Сидорков белән очрашуы вакытында булды.

Рөстәм Миңнехановның рәсми аккаунт адресы бик гади үз исем-фамилиясенең баш хәрефләреннән аллынган - РНМ - Vk.com/rnm. Ул инде анда беренче язулар калдырырга, фотолар "элергә" дә өлгерде. Рөстәм Миңнеханов бүгенге очрашудан фото куеп: "Здравствуйте. Я в ВК!" - дип язып калдырган.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханоының берничә берләшмәгә кушылуы да күренә. Алар - "Доброе утро, Татарстан!", "Парки и скверы Татарстана" һәм "Республика Татарстан".

http://intertat.ru/

рустам миннеханов

Нет комментариев