Сак булыгыз! МОШЕННИКЛЫКНЫҢ ЯҢА ТӨРЕ!
Мошенниклар акча түләгән очракта машинага кагылмаска вәгъдә бирә
Казанлылар кичә социаль челтәрләрдә шундый янау сүзләре язылган фотолар урнаштырды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Мария Кыяметдинова хәбәр иткәнчә, Казанның «Горки» полиция бүлегенә шундый 20 хат иясе мөрәҗәгать иткән.
- Хәзерге вакытта бу очраклар буенча җинаять эше кузгатылган. Оператив-эзләү чаралары үткәрелә,- дип сөйләде Мария Кыямутдинова.
Хат текстына буенча, җинаятьчеләр автомобиль куркынычсызлыгы өчен 500 сум таләп итә. Түләү башкарылмаган яки автомобиль хуҗасы да машинаны яшереп калдырырга омтылган очракта, алар машинаны табып "җимерергә" вәгъдә бирә.
Ләкин бүгенге көнгә кадәр җинаятьчеләр кулыннан бер генә автомобиль дә зыян күрмәгән. Хатлар авторларын полиция хезмәткәрләре эзли.
Фото:Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев