Салават Минниханов: «Сез хәзер керне беркайчан да кул белән юмаячаксыз»
ЯҢАЛЫКЛАР

Салават Минниханов: «Сез хәзер керне беркайчан да кул белән юмаячаксыз»

Җырчы Салават Минниханов үзенең беренче хезмәт хакына алган әйбере белән уртаклашты.

Баксаң, ул беренче хезмәт хакына әти-әнисенә кер юу машинасы алып биргән икән. Бу хакта ул инстаграмында язып чыккан.

«18 яшемдә беренче хезмәт хакыма алган кер юу машинасы, бу 21 ел элек булган иде. Әти-әниемә, сез хәзер керне беркайчан да кул белән юмаячаксыз, дигәнем хәтердә», дип язган ул инстаграмында.

Фото: скриншот Интаграм

http://sahne.ru


Нет комментариев