Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Самараның «Яктылык» мәктәбен тәмамлаучыларны олайн-очрашуга чакыралар

Мәктәпне тәмамлаучылар очрашуда катнашу өчен видеокотлау яздыра, фото төшерә, шигырь яки җыр башкара ала.

Самараның «Яктылык» мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Чыгарылыш сыйныф укучылары очрашуы онлайн» дигән проектны гамәлгә ашыра башлый.

http://«Самар татарлары» сайты хәбәр иткәнчә, юбилей елларында мәктәпне тәмамлаган теләгән һәркемне әлеге проектта катнашырга чакыралар.

Аларга проектта катнашу өчен үзләренә ошаган форманы сайларга тәкъдим ителә:

мәктәп елларында төшерелгән фотолардан коллаж ясау яки видео монтажлау;
яраткан укытучылар һәм сыйныфташларга видеокотлау яздыру;
«Могҗизалы мәктәп еллары» дигән темага шигырь сөйләү яки җыр башкару.
«Әлеге исемлек тәкъдим характерында, проектта катнашуның башка формасын да сайларга мөмкин. Үзеңне билгеле бер кысалар белән чикләмәскә, фантазиягә ирек бирергә кирәк. Барлык инициативалар да хуплана», — ди оештыручылар.

Бөтен эшләр дә 6 февральдә мәктәп аккаунтында чыгачак. Сораулар яки тәкъдимнәр булса, Алия Суринага http://(@aliya.surina.m) мөрәҗәгать итәргә мөмкин, диелә хәбәрдә.

 

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев