Сарымсак кыяклары саргаймасын өчен тозлы су сибәргә кирәк
ЯҢАЛЫКЛАР

Сарымсак кыяклары саргаймасын өчен тозлы су сибәргә кирәк

Сарымсак кыяклары саргаайса ни эшләтергә?.. Файдалы киңәш!

 

    – Сарымсак кыяклары саргая? Аларны нишләтергә ?

Суфия Нуретдинова. Балтач районы

Сорауга бакчачы-блогер Эльмира Исхакова җавап бирде:

– Тозлы су сибәргә кирәк (1 чиләк суга 1 стакан тоз исәбеннән). Бер атнадан соң – мочевина эремәсе (1 чиләк суга 1 аш кашыгы). Агач көле дә кыякларның яшәреп китүенә ярдәм итә. Рәт араларын бераз көл сибегез, шуннан соң түтәлне яхшылап сулагыз. Сарымсакларыгыз гөрләп үсеп китәчәк.

Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com

 http://baltaci.ru

 


Нет комментариев