Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Сезнең өчен - 8 нче Март нинди бәйрәм ул

Гүзәл затларыбыз эштә дә өлгерә, өйдә дә мең төрле эш башкара. Шул ук вакытта гаилә учагын саклаучы изге зат та булып тора. Тормыш иптәшләренә ничек дәшәләр, алар өчен 8 Март нинди бәйрәм икән ул?

Бәйрәм уңаеннан шәһәребезнең  иң уңган һәм булган хатын-кызларыбыздан сораштыру оештырдык.

Гөлфирә РАФИКОВА, шәһәр башлыгы урынбасары:

Бу бәйрәм минем өчен икеләтә бәйрәм, чөнки бу көнне туган көнем дә бит әле.  Шуңа да аны әти-әнием, балаларым,гаиләм белән җыелышып үткәрәбез. Гыйнвар аенда тормыш иптәшем белән бергә яшәвебезгә дә 30 ел булды. Без-беребезгә күп вакытта исемнәребез белн бернинди кушымччалар да өстәмичә дәшәбез. Тик иремнең “Гөлфирә” дип дәшүе төрлечә булыра мөмкин, анысы инде кәефенә карап. Каты итеп дәшсә, җигрәк тә “р” хәрефенә басым ясаса, шундук аңлыйм, димәк, ачулы.  Озак күрешмичә торсак, бигрәк тә командировкадан кайтканда: “Матурым, ник карш алмыйсың? Мин кайттым!” дияргә ярата.

Миңлегөл, ХӘСӘНШИНА, хуҗабикә:

Бу көнне без ир-атлар тарафыннан ниндидер могҗиза, чәчәкләр көтәбез. Тмыш иптәшем белән 21 ел бергә яшәү дәверендә, аның бер генә тапкыр чәчәкләрсез калдырганы булмады. Ел саен миңа да, кызларыбыз Миләүшә белән Әдиләгә дә матур чәчәк бәйләмнәре бүләк итә, ул көнне безгә аеруча да игътибарлы, аның яртауын сизәбез. Өйләнешкәнең беренче көненән  бирле ул миңа, мин аңа: “матурым”, дип дәшәргә гадәтләндек. Кайвакыт: “папасы”, “мамасы” дип тә дәшкәлибез.

Людмила АЛАНЛЫ, шагыйрә, композитор:

8 март – минем өчен нәфис хисләр уята торган яз сулышы алып килгән бәйрәм. Табигать тә кышкы йокысыннан уяна. 8 мартны көтеп алам. Якыннарыма бүләк әзерлим. бӘйрәм көнендә якын кешемнән үзем дә бүләк алам. Без ирем белән кызыбыз Марияне үстерәбез. Аңа 10 ай була, Алла боерса. Ирем белән бер-беребезгә карата исемнәр белән дәшәбез, ул миңа“Людочка”, ди. Мин аңа “Олешка” , дип эндәшәм.

Элеонора ГЫЙМАТДИНОВА, 2нче ТОС рәисе урынбасары:


Бу бәйрәмне дулкынланып көтәм, чөнки ул ниндидер тылсыс көченә ия, күңелгә рәхәтлек һәм җылылык бирә торган көннәрнең берсе. Бу көнне, ирем Дамир белән, иң беренче чиратта, әниләребезне котлыйбыз. Тормыш иптәшем ул көнне янымда биеп йөри. Гаилә коруыбызга ун елдан артык узды. Мин иремә күпчелек “Зайка”дип дәшәм. Дөрес, ачулансам: “Дамир Равилевич” дим.  Ул миңа һәрвакыт: “Мурлычки” ди.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев