Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Сезнең мәктәп ничәнче урында, таблицаны карагыз

Лениногорск муниципаль районы "Белем бирүнең югары сыйфаты өчен" төзелгән рейтинг буенча, 45 муниципаль берәмлек арасында 13 урынны алып тора. Монда бердәм дәүләт имтиханыннан рус теле, математика буенча уртача балларны, 11 сыйныфтан соң аттестат ала алмаучыларга туры килгән өлешне, Бөтенроссия олимпиадаларының региональ этабында җиңүчеләр һәм призерлар туры килгән өлешне исәпкә алганнар...

Лениногорск муниципаль районы "Белем бирүнең югары сыйфаты өчен" төзелгән рейтинг буенча, 45 муниципаль берәмлек арасында 13 урынны алып тора.
Монда бердәм дәүләт имтиханыннан рус теле, математика буенча уртача балларны, 11 сыйныфтан соң аттестат ала алмаучыларга туры килгән өлешне, Бөтенроссия олимпиадаларының региональ этабында җиңүчеләр һәм призерлар туры килгән өлешне исәпкә алганнар да, гомуми урынны билгеләгәннәр.
Тәрбия һәм балаларга өстәмә белем бирү рейтингында без 6 нчы баскычта торабыз. Ә милли мәгариф буенча төзелгән рейтингта муниципаль район, ни кызганыч, соңгылар рәтендә урнашкан, 48 муниципалитет арасында 41 урынны алып тора.
Моннан тыш, һәр муниципаль район узган уку елы нәтиҗәләре буенча мәктәпләр арасында рейтинг төзи. Болай эшләгәндә мәктәпләрдә белем бирү процессының дәрәҗәсен арттырырга нигез була, шулай ук педагогик коллективлар алдына белем бирү хезмәтләрен күрсәтүне яхшыртырга дигән бурыч та куя. Лениногорск районы мәктәпләре рейтингын таблицада күрә аласыз.
Югары дәрәҗәдәге белем бирү мәктәпләре (лицей, гимназия)
1. 12нче лицей - 84 балл
2. 11нче гимназия - 76 балл
Урта белем бирү мәктәпләре
1. 6нчы мәктәп - 100 балл
2. 7нче мәктәп - 100
3. 2нче мәктәп - 96
4. 5нче мәктәп - 92
5. Шөгер мәктәбе -82
6. Түбән Чыршылы мәктәбе -70
7. 8нче мәктәп -69
8. 4че мәктәп -65
9. Тимәш мәктәбе -63
10. 3нче мәктәп -59
11. Зеленая Роща мәктәбе -57
12. Яңа Сережкино мәктәбе -55
13. 10нчы мәктәп -50
14. Иске Куак мәктәбе -47
15. 13нче мәктәп -38

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев