Шөгерлеләр агач утыртты (фотолар)
Киләчәктә Шөгердә яшеллек тагын да күбәячәк.
23 апрель көнне Шөгердә агач утырту көне булып узды. Бу хакта Шөгер мәдәният йорты хәбәр итә.
Агач утыртучыларга зур рәхмәт, дип язалар һәм исем фамилияләрен дә күрсәткәннәр.
Сейтов Куралбай, Исмагилов Ильяс, Ризванов Минтагир, Мубаракшин Равхат, Зиганшин Наиль, Носов Николай, Антипов Леонид, Закиров Рафик, Ухазанов Алексей. Ленин урамы, 33нче йортта яшәүчеләр. Бергәләп авыл территориясенә агач утыртканнар.
Шөгер урман хуҗалыгы утырту материаллары белән тәэмин иткән. Фаттахов Равиль һәм аның командасына рәхмәт сүзләре җиткерәләр.
Ул көнне барлыгы 400 төптән артык агач утыртканнар.
Фотолар: https://vk.com/club119225744?w=wall-119225744_3345





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев