Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Шигырь яратучы лениногорскилыларга Рәмзия Габделхаковадан күчтәнәч

Бу юлы сезгә якташ шагыйрәбезнең “Карадыңмы икән борылып? ” исемле матур шигырен тәкъдим итәбез.

Әллә кайдан күреп алдым сине. 
Танымадың, димә. Таныдым... 
Сиздермичә, бик ерактан гына 
Назлы караш белән кагылдым. 
Ә аннары “күрми” үтеп киттем, 
Эндәшүдән ни соң үзгәрә? 
Йозаклар нык, ишек күптән ябык 
Чын хисләргә, ихлас сүзләргә. 
Ләкин күзләр... күңел көзгеләре... 
Көзгеләрдә серләр чагыла. 
Алар сиңа шундук кычкырачак: 
Бу җүләр бит сине сагына! 
Алар сиңа шундук кычкырачак: 
Син бит аңа шундый кадерле! 
Кадерле дә... Ләкин башканыкы... 
Эндәшмичә үтү хәерле... 
Җиде яттай читкә карап уздым, 
Күләгәңә чак-чак орынып... 
Бер күбәләк кунды күңелемә: 
Карадыңмы икән борылып?.. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев