Шәһәрдәшебез Хәлимә әби Фәттаховага 100 яшь (фотолар)
Бүген шәһәребездә гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны тыл хатыны, тыл хезмәтчәне Хәлимә Лотфулла кызы Фәттаховага - 100 яшь. Аны олы юбилее белән котларга шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, 8 нче ТОС рәисе урынбасары Людмила Просвирина килгән иде. Алар РФ Президенты Владимир Путинның һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатларын,...
Бүген шәһәребездә гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны тыл хатыны, тыл хезмәтчәне Хәлимә Лотфулла кызы Фәттаховага - 100 яшь.
Аны олы юбилее белән котларга шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, 8 нче ТОС рәисе урынбасары Людмила Просвирина килгән иде. Алар РФ Президенты Владимир Путинның һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатларын, чәчәк һәм бүләкләр тапшырды.
Озак еллык намуслы хезмәте, тормыш сынаулары алдында югалып калмавы өчен Хәлимә әбигә рәхмәт сүзләре күп әйтелде. Аңа киләчәктә нык сәламәтлек, якты һәм тыныч көннәр теләделәр.
Гасыр яшәгән шәһәрдәшебез турында тулырак язманы "Заман сулышы"ның җомга көнне чыгачак саннан укып белерсез.
Зилә Мөдәрисова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев