Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Шәһәрнең 13нче ТОСы җиңүче булды

Шәһәрнең 13 нче ТОС җирле иҗтимагый оешмасы ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе»республика конкурсында җиңүче булды.

 

13 нче ТОС бу конкурста берничә тапкыр катнашып, янә I урынны яулады. Грант суммасы 665 мең сум тәшкил итә. Бу акчалар микрорайонда мәдәни-спорт чаралары үткәрүгә, адреслы ярдәм күрсәтүгә, территорияне төзекләндерүгә тотылачак.

13 нче иҗтимагый үзидарә Советы нефтьчеләр микрорайоны халкының теләкләренә туры китереп, актив эшчәнлек алып бара һәм аларның ышанычын күптән яулады инде. Агач утырту яки ветераннар өчен чара оештыру, балаларның ялы, экологик өмә яки тимурчылык десанты кебек эшләр башкарыла.

 

Белешмә өчен. Лениногорскида  13 территориаль иҗтимагый үзидарә эшли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев