Синоптиклар Татарстанда шторм турында кисәтү таратты
ЯҢАЛЫКЛАР

Синоптиклар Татарстанда шторм турында кисәтү таратты

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Татарстанда көчле давыл көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

3 июльдә кичен һәм 4 июльдә республика территориясендә яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә. Моннан тыш, җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. 

https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/03/167110/


Нет комментариев