Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Шөгер мәктәбендә Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан батырлык дәресе узды

Бердәм уку көне кысаларында Шөгер мәктәбендә татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан «Моабит дәфтәрләре: әсирлектән шигырьләр» дигән батырлык дәресе үткәрелде.

15 февральдә герой-шагыйрьнең туган көне. 

Батырлык дәресендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резида Хәертдинова һәм Чкалов исемендәге мәктәпнең 5-6 сыйныф укучылары катнашты. Укучылар янына дәресне үткәрергә Шөгер балалар китапханәсеннән Светлана Загретдинова килде.

Резидә Хәтифовна балаларга шагыйрьнең Мостафа авылындагы яшьлеге, сугышка кадәрге әдәби эшчәнлеге турында сөйләде. 

Китапханәче Светлана Загретдинова М.Җәлилнең фронтта хезмәт итүе һәм әсирлеккә эләгүе турында сөйләде.  Моабит төрмәсендә утыруы, анда Җәлил фашизмга каршы яшерен эшчәнлекнең актив катнашучысы булуы; җәзалауларга һәм үлем җәзасына карамастан, шигырь язуын дәвам итүе, аларны камерадашларына тапшыруы турында ачык итеп аңлатты. 
Презентация, китаплар аша укучыларга шагыйрьнең үлемсез булуын җиткерергә тырыштылар. 

Тарих яши, тарих саклана. 

 

фото: Шөгер китапханәсеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев