Стрит-арт ФОРМART фестиваленә гаризалар бирү 14 июльгә кадәр озайтылды
Фестивальгә Идел буе федераль округы территориясендә 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге рәссамнар һәм рәссам-һәвәскәрләр чакырыла.
14 июльгә кадәр Идел буе федераль округының «ФОРМART»стрит-арт фестиваленә гариза бирергә мөмкин.
Конкурс эшләре өчен төп тематика: илнең үсеш потенциалы һәм «киләчәккә караш» бердәм бренды астында яңа технологияләр. Тематик юнәлешләр: яңа технологияләр, кеше һәм фән, киләчәк дөньясы. Һәрберсе турында тулырак сайтта белергә мөмкин
Округ этабында җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар, истәлекле билгеләр һәм иҗатны үстерүгә акчалата грантлар ала. Шулай ук регионда иң яхшы идеяларны Казан урамнарында тәкъдим ителгән шәһәр тирәлеге объектларына да тормышка ашыру мөмкинлеге алачак.
https://minmol.tatarstan.ru/index.htm/news/1992460.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев