Суганны нашатырь белән ашлау
ЯҢАЛЫКЛАР

Суганны нашатырь белән ашлау

Суган кыякларыгызның  агарып китүен һәм саргылт төсмер алуын күрдегезме?

Ул сезгә азот җитмәгәнлектән ач булуын шулай сиздерә. Сез аңа нашатырь спирты катнашмасы белән ярдәм итегез.

10 литр суга 3 аш кашыгы нашатырь кушыгыз һәм кич белән суган түтәленә сибегез. Мондый «шифалы» катнашма тукландырып кына калмый, суган чебенен дә куркыта.

чыганак һәм фото:http://yashel-uzan.ru


Нет комментариев