Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Сугышлы мәктәбендә кошлар көне узды

1 апрель Кошлар көне иде. Шул уңайдан Сугышлы мәктәбендә укучылар белән кызыклы чара узды, дип хәбәр итә мәктәп сайты.


Биолгия укытучысы Фәния Әхмәтова һәм мәктәп укучылары кошлар турында сөйләшкәннәр. 8 сыйныф укучысы А. Мусатзанова слайд-шоу аша презентация күрсәткән.

8нче сыйныф укучысы Роберт Вильданов укучылар белән викторина уздырган. Сорауларга җавапларны тиз тапканнар.
Укучылар арасында рәсем конкурсы үткәрелгән, конкурска нәтиҗә ясаганнар.

Шулай ук кошлар турында шигырьләр һәм җырлар белү буенча да ярышканнар.

Чарада мәктәпнең элеккеге укучысы, хәзер педколледж студенты Эльза Тәхавованың язган шигырьләрен дә яңгыратканнар.

Кошлар тавышы яздырылган аудиолар да тыңлаганнар.

 

Фотолар: мәктәптән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев