Сугышлы мәктәбеннән Роберт - экология конкурсы җиңүчесе
Сугышлы мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Роберт Вильданов уку алдынгысы һәм класстан тыш эшләрдә дә бик актив катнаша.
"Яратам сине, туган ягым" ("Люблю тебя, мой край родной") дип аталган Халыкара туган якны өйрәнү бәйгесенең фотография номинациясендә 3 нче дәрәҗә лауреат исеме алып Диплом белән бүләкләнде (эшнең исеме "Нәүрүзгөл - Кызыл китап үсемлеге").
"Табигать һәм без" дип аталган укучыларның республика экологик фестивалендә "ЭКОобъектив" дип аталган фоторәсемнәр конкурсында Роберт 1 нче урынны алып җиңүче булды, Диплом һәм кыйммәтле бүләк алды.
Укучыларның "Урман әкияте" мәктәп урманчылыгы оешмасынын актив әгъзасы буларак, Роберт табигатьнен матур мизгелләрен, үсемлекләрне, хайваннарны фоторәсемгә төшерергә ярата.
Робертны һәм сыйныф җитәкчесе Фәния Әхмәтованы җиңүләре белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез.
Тулырак "Заман сулышы" газетында укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев