Сугышлыда янгын. Кеше үлеме дә бар
ЯҢАЛЫКЛАР

Сугышлыда янгын. Кеше үлеме дә бар

22 февраль көнне иртәнге сәгать 4тә Сугышлы авылында шәхси йортта янгын чыга, дип хәбәр итә янгын күзәтчелеге бүлеге. 4 сәгать 19 минутта Шөгер янгын сүндерү посты килеп җитә. Янгын тулысынча өйне камап алган була, тирә-як йортларга да янгын таралу куркынычы яный.


Янгын нәтиҗәсендә йортның 76 квадрат метр мәйданга зыян килә. Тагын да аянычлысы: ике кеше үлеменә китерә. 1954 елгы хатын-кыз һәм 1976 елгы ир-ат янгында һәлак була.

Янгынның беренчел сәбәбе – тәмәке тартканда сак эш итмәү.

 


Андрей Галилеев,
Янгын сүндерү инспекторы

Фото социаль челтәрдән

 


Нет комментариев