Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Табиб коронавирус инфекциясен кабат йоктыру очраклары турында аңлатты

Инфекцияне кабат йоктыру очраклары еш кына хаталы нәтиҗә яки беренче тапкыр авыруның дәвамы була, вирус исә йоткылыкта бер ай чамасы булырга мөмкин.

Коронавирусны яңадан йоктыру очракларының күпчелеге Covid-19 түгел, ә инфекцияне чыннан да кабат эләктерсәң, авыру җиңелрәк уза. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Шамир Асаф А Рофе хастаханәсенең (Израиль) терапевтика бүлеге мөдире, табиб-инфекционист Галина Гольцманга сылтама белән хәбәр итә.

«Күп кенә кешеләрдә күзәтүебезчә, иң элек пациентта тестның нәтиҗәсе тискәре булуы ачыклана, ә берничә көннән соң анализ алгач, ул тагын уңай, соңыннан тагын тискәре була. Ягъни без вирусның йоткылык өстендә бер айга кадәр калуын беләбез», - дип белдерде табиб.

Бүгенге көндә инфекцияне кабат йоктыруга бәйле берничә дистә очрак бар һәм гомуми сан белән чагыштырганда ул бик аз, дип искәртте Гольцман. Аның сүзләренчә, коронавирусны чыннан да яңадан эләктергән очракта пациент авыруны җиңелрәк кичерә, чөнки иммун система актив рәвештә антитәнчекләр барлыкка китерә.

Узган атнада Израильдәге гаммәви мәгълүмат чаралары илдә коронавирус инфекциясен икенче тапкыр йоктырган пациентның вафат булуы хакында хәбәр иткән иде. Әмма соңгы мәгълүматлар инфекцияне яңадан эләктерү фактын шик астына куя.

http://tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев