Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Табиблар мәктәпне тәмамлаучылар арасында иң еш очрый торган авыруларны атады

10-11 сыйныф укучыларында нерв системасы һәм терәк-хәрәкәт аппараты белән проблемалар барлыкка килә.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”). 10-11 сыйныф укучылары мәктәптән күп очракта нерв системасына бәйле булган проблемалар белән чыга. Бу хакта Балаларны илкүләм медицина тикшеренү үзәгенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары, профессор Владислав Кучма Казан дәүләт медицина университетында әңгәмә барышында әйтте.

“Беренче урында нерв системасы һәм психологик өлкә, аннан терәк-хәрәкәт аппараты һәм өченче урында  йөрәк-кан тамырлары патологиясе тора. Күз күреме проблемасы да бар. Хроник авыруларга ашказаны авырулары керә”, - диде белгеч.

Бүген Казан дәүләт медицина университетында Россия Дәүләт Думасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Министрлар Кабинеты вәкилләре, табиблар, профессорлар һәм Россия һәм Татарстанның төрле ведомство вәкилләре балалар сәламәтлеге проблемалары хакында фикер алышты.

Белгечләр өч мәйданда мәктәпкәчә яшьтәге балаларга, укучыларга, студентларга дөрес итеп медицина ярдәмен күрсәтү, шулай ук аларның сәламәтлеген саклау хакында фикер алышты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев