Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Табышмаклар чиштеләр, уйнадылар һәм көлделәр ( фотолар)

Балаларны яклау көне – район һәм шәһәрдә балалар өчен уздырылучы иң мөһим һәм күңелле чараларның берседер мөгаен. Шул исәптән, 1 июньдә “Исток-Башлангыч” социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә дә кызыклы чара узды.

Социаль педагог Наталья Ташлинцева балалар  өчен  бик эчтәлекле бәйрәм программасы әзерләгән иде. Егет-кызлар “Вертуша” исемле клоун белән рәхәтләнеп табышмаклар чиштеләр, биеделәр, төрле уеннарда катнаштылар. Матур,  якты залда  урамдагы салкынлык  әллә ни сизелмәде дә. Чараның исеме дә “Төрле төсле серпантин” дип атала иде бит.  Кояшлы, җылы һәм дустанә атмосферада үтте ул. Соңыннан һәр катнашучы татлы бүләк һәм үзенә ошаган шарны  сайлый алды.

Текст һәм фотолар авторы: Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев