Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Таһир Шәмсуаровтан өр-яңа шигырь: Печән өсте

Таһир абыйдан тагын бер шигырь тәкъдим итәбез.

Печән өсте
Печән өсте бүген авылларда
Урман тулы печән ятса да.
Ир-егетләр, никтер, кырда түгел,
Печән чабып ята бакчада.

Таң атуга малга, азык эзләп,
Еракларга нигә чабасы.
Урам-тыкрык сусыл үлән тулы
Иренмичә чыгып чабасы.

Чүкелмәгән чалгы елап ята,
Чалгы тотар ирләр сез кайда?
Сандал җырын ишетергә телим,
Авыл урамыннан узганда.

Ястык кадәр үлән теземнәре
Кала иде арттан тезелеп.
Минем сыман сез дә шул чакларны
Сагынасыздыр әле өзелеп.

Тырма тоткан кызлар күренмиләр,
Өмәчеләр җитми болында.
Киң күкрәкле таза егетләрнең
Сылу кызлар иде уенда!

Су буйлары учак көтеп ята
Яктыра да китә гел уйлар.
Читән үреп, йөзек салуларны
Кичтән эзли кичке уеннар.

Авылдашлар кырда төн кунмыйлар,
Урман тулы печән ятса да.
Болыннарны бизәр ир-егетләр
Печән чабып ята бакчада!

Таһир Шәмсуаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев