Таһир Шәмсуаровтан шигырь - "Мине көт"
ЯҢАЛЫКЛАР

Таһир Шәмсуаровтан шигырь - "Мине көт"

Мине көт Мин яуга атлаган сукмактан, Меңенче тапкыр бүген үт. Син мине ул кайтыр дип уйла, Башкалар көтмәсен,ә син көт! Һәйкәлгә чәчәкләр куйганда, Елама син,бәгърем,яшең сөрт. Бүгенге поездан төшмәсәм, Иртәгә каршыла,мине көт. Табында урыным сакласын, Гел бергә ,янәшә идек бит. Хәбәрсез югалган дисәләр, Ышанам,һәр таңда хәбәр көт! Буй-сыны нәкъ миңа...

Мине көт
Мин яуга атлаган сукмактан,
Меңенче тапкыр бүген үт.
Син мине ул кайтыр дип уйла,
Башкалар көтмәсен,ә син көт!
Һәйкәлгә чәчәкләр куйганда,
Елама син,бәгърем,яшең сөрт.
Бүгенге поездан төшмәсәм,
Иртәгә каршыла,мине көт.
Табында урыным сакласын,
Гел бергә ,янәшә идек бит.
Хәбәрсез югалган дисәләр,
Ышанам,һәр таңда хәбәр көт!
Буй-сыны нәкъ миңа охшаган,
Ак чәчле улымны бүген үп.
Оныклар белә мин барын?
Оныклар хакын мине көт!
Мин яуга атлаган сукмактан,
Меңенче тапкыр бүген үт.
Мин исән син көткән чагында,
Хәтерлә,онытма,мине көт!...
Таһир Шәмсуаров

Нет комментариев