Таһир Шәмсуаровтан шигырь: Бабайларга кайтабыз
Таһир абый җәйге ял турында шигырь язган, укып карагыз әле.
Бабайларга кайтабыз!
Бабайларга кайтабыз
Кояштай якты йөзебез,
Көләбез, елмаябыз
Әни күчтәнәчләр алды.
Без авылга кайтабыз.
Бабайның эш мунчасы,
Бар аруны юарлык
Әбием пешергән бәлеш
Телләрне йотарлык!
Тукталышка җитү белән
Урыннан кузгалабыз.
Авылга автобус бармый
Шуңа төшеп калабыз.
Ерак юлдан җәяү атлау,
Авыр икәнен беләм.
Чатта бабай каршы ала,
Җиңел машина белән.
Әбине дә, бабайны да,
Өзелеп яратабыз.
Өчәү – әни, мин һәм бабай.
Бабайларга кайтабыз.
Таһир Шәмсуаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев