Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Ташкабактан "сэндвич"лар

Кирәк: Уртача зурлыктагы 1 ташкабак, 100 грамм сыр, 150 гр. чи килеш ысланган түш ите, 2 помидор, кыздыру өчен үсемлек мае.

Эш барышы:

Түш итен юка телемләп турарга һәм коры табада  2 минут чамасы кыздырып, тәлинкәгә салырга. Юылган помидорларны түгәрәкләп турарга. Сырны угычтан уарга. 

Духовканы 200 градуска кадәр кыздырырга. Табага пергамент кәгазе җәяргә, ташкабакны юарга һәм кабыгын әрчемичә генә буйга 1см калынлыгында кисәргә. Аннан соң һәрберсен аркылыга кискәләргә. Барлыкка килгән ташкабак телемнәренең яртысын  табага тезәргә. Өстенә уылган сыр массасының яртысын сибәргә.  

Һәр ташкабак телеме өстенә берәр  түш ите телеме һәм помидор кисәге куярга һәм ташкабак телеме белән капларга. Өсләренә калган сырны сибәргә. Духовкада 7 -10 минут пешереп алыгыз.

http://atnya-rt.ru/newsФото:https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев