Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татар җәмәгатьчелеге шагыйрь Җәүдәт Дәрзаман белән хушлашты

Бүген татар җәмәгатьчелеге шагыйрь, журналист Җәүдәт Дәрзаман белән хушлашты. Шагыйрь яшәгән йорт янында, мәрхүмгә багышлап, җеназа намазы укылды.

 

Озакка сузылган каты авырудан соң, балалар язучысы, озак еллар "Татарстан" радиосында эшләгән мәшһүр журналист, баш мөхәррир Җәүдәт Дәрзаман 25 февральдә вафат булды.

“Җәүдәт Дәрзаманның балалар өчен язган әсәрләре күп буыннарны тәрбияләде. Менә шуның белән генә дә ул халкыбыз күңеленә кереп калгандыр. Язучылар арасында ул үзенең иҗаты белән генә түгел, ә яшәеше белән дә истә калды. Аны сүзләр белән генә аңлатып бетереп булмый. Ул – хөр күңелле, самими кеше иде”, - диде ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Мәрхүмне соңгы юлга озатырга шагыйрьләр һәм язучылар Разил Вәлиев, Фәүзия Бәйрәмова, Ркаил Зәйдулла, Рәмис Аймәт, Зиннур Мансуров, артистлар Равил Шәрәфиев, әдәбият галимнәре, хезмәттәшләре, туганнары, аны белгән якын кешеләр килгән иде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/26/181612/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев