Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшләми торган көннәрдә балалар бакчасы өчен түләүне гамәлдән чыгарырга кушты. Бу хакта республика җитәкчесе Инстаграм сәхифәсендә язган.
«Миңа әти-әниләрдән күп мөрәҗәгатьләр килә. Хөкүмәткә эшләми торган көннәрдә балалар бакчаларында абонент түләвен гамәлдән чыгарырга куштым. Бу чорда түләргә өлгерүчеләрнең барысына да яңадан исәп—хисап ясалачак», - дип язган Рөстәм Миңнеханов.
Нет комментариев