Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан президенты Фирдүс Тямаевка дәрәҗәле исем бирә

6 июль Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан татар эстрадасының популяр җырчысы Фирдүс Тямаевка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде.

Шатлыклы вакыйга Фирдүс Тямаевның туган ягы Норлат районы Түбән Норлат авылында Тямаев-FEST дип исемләнгән Сабантуен үткәрү сөенче белән туры килде.

Әлеге бәйрәм Норлат районында яшәүче кешеләрне генә түгел, ә бөтен Татарстаннан килгән кунакларны берләштерде.

Тямаев – FEST бәйрәм программасында халык яратып уйный торган милли уеннар, ярышлар бар иде. Шулай ук кунаклар профессиональ артистларның җырларын да тыңлап күңел ачтылар. Катнашучылар арасында Рифат Зарипов, Алсу Азат Фазлыевлар, Әнвәр Нургалиев, Илсөя Бәдретдинова һәм башка күпләгән җырчылар булды.

https://tatar-today.ru/2018/07/30915/

фото:http://gorodskoyportal.ru/kazan/afisha/poster/269492/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев