Республика территориясендә әлеге чорда урманнарда урыны белән 4нче класслы янгын куркынычы ихтимал.
Татарстан урманнарын авиапатруль күзәтеп тора
Татарстанда урман янгыннары чыгу ихтималы зур - Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы
(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары 29 июньнән 4 июльгә кадәрге чорда урманнарда янгын куркынычы югары булу хакында кисәтә.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республика территориясендә бу вакытта урманнарда урыны белән 4нче класслы янгын куркынычы ихтимал.
Моңа кадәр Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр турында кисәткән иде.
фото:pixabay.com
Нет комментариев