Бүген яшен һәм көчле җил көтелә
ЯҢАЛЫКЛАР

Бүген яшен һәм көчле җил көтелә

Республикада эссе һава торышы сакланачак.

Бүген көннең икенче яртысында һәм кичтән Татарстан республикасы территориясендә урыны белән яшен һәм көчле җил көтелә. Җилнең тизлеге 17-22 м/с булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада эссе һава торышы сакланачак. Көндез һава температурасы республика буенча 29-34 градус, Казанда 31-33 градуска кадәр күтәреләчәк. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал.

 «Татар-информ»


Нет комментариев