Яшен вакытында җил тизлеге 15-20 м/с булырга мөмкин.
(Казан, 28 июнь, "Татар-информ"). Бүген, 28 июньдә, Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен булуы ихтимал. Бу турыда республика Гидрометеоүзәге хәбәр итте.
Татарстанда аязучан-болытлы һава, 30 градуска кадәр җылы булуы көтелә. Яшен вакытында җил тизлеге 15-20 м/с булырга мөмкин.
фото: pixabay.com
Нет комментариев