Татарстанда 10 тиенне 2 миллион сумга саталар
Чаллының бер игъланнар сайтындагы «коллекцияләштерү» бүлегендә кызыклы лот урнаштырылган – 2007 елгы 10 тиен акчаны 1,9 млн сумга саталар, дип яза «Вести КАМАЗа».
Төп-төгәл бәя – 1999000 сум һәм, иң кызыгы, игълан хуҗасы сатулашу мөмкинлеге юк ди. Аның сүзләренчә, акча сирәк очрый торган – магнитлы.
Нумизматлар сайтында мондый акчаның бәясе 200 сумнан артмый диелә. Ләкин Чаллы кешесе 2 миллион сумга бәяләгән үз акчасының уникальлеге нәрсәдә икәнен аңлатып язмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев