Татарстанда буран сәбәпле автобуслар хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда буран сәбәпле автобуслар хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк

Автобуслар хәрәкәте һава шартлары яхшыру белән җайланачак.

 

Татарстанда буран сәбәпле автобуслар хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. Бу хакта «Татар-информ» МА республика дәүләт автоинспекциясендә әйттеләр.

Һава шартлары начарлану сәбәпле, бүген сәгать 10.00да республиканың төп автомагистральләре буенча шәһәрара автобусларның хәрәкәте вакытлыча чикләнде.

«Волго-Вятскуправтодор»да әйтүләренчә, 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Казахстан чигендә Казан — Оренбург — Акбулак автомобиль юлы; М7 Мәскәү — Владимир — Түбән Новгород — Казан — Уфа трассасының берничә участогы; Йошкар-Ола — Яшел Үзән — М7 һәм Казан — Буа — Ульяновск автомобиль юллары өчен өлешчә ябык булачак.

Трассаларда тәүлек буе 150 берәмлек юл техникасы эшли, авария бригадалары дежур тора.

Татарстан ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләрне торак пунктлардан еракка китмәскә, ә юлдагы штаттан тыш хәл булган очракта 8-843-533-38-88 номеры буенча шалтыратуларын сорый.

 


Нет комментариев