Татарстанда эшмәкәрләр өчен «кайнар линия» эшли
ТР Икътисад министрлыгы ведомство буйсынуындагы структуралар белән берлектә кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк.
Консультация өчен кайнар линия эшли, анда теләсә кайсы эшмәкәр үзен кызыксындырган мәсьәләләр буенча мәгълүмат ала, шулай ук үз тәкъдимнәрен калдыра ала.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча барлык үз йөкләмәләрен һәм игълан ителгән чараларны тулысынча үтәвен дәвам итәчәк.
Хәзер министрлык ярдәм продуктларын үзгәргән икътисадый шартларга яраклаштыру өстендә эшли. Хәзерге вакытта аларны үзгәртеп кору өчен гамәлдәге барлык программаларга анализ ясала, шулай ук өстәмә ярдәм чаралары эшләнә.
Кайнар линия телефоны: 8(843) 524-90-90. Аның буенча эшкуарлык эшчәнлеге белән бәйле барлык мәсьәләләр буенча консультация алырга, тәкъдимнәр калдырырга, шулай ук бизнесның конкрет таләпләре буенча ярдәм чараларын сайларга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев