Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда коену урыннарында “зәңгәр”, “сары”, “кызыл” куркыныч дәрәҗәсе кертелде

Куркыныч дәрәҗәсен хәбәр итү сулыкларда кешеләр үлемен киметергә ярдәм итәчәк.

Татарстанда су коену сезонында өч: “зәңгәр” (уртача), “сары” (югары) һәм “кызыл” (гадәттән тыш) куркыныч дәрәҗәсе кертелде. Тиешле карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында басылып чыкты.

Куркыныч дәрәҗәсе кешеләргә су объектларында тормыш өчен куркыныч янауны үз вакытында хәбәр итү өчен кертелгән. “Зәңгәр” дәрәҗәсе һава температурасы 13 — 21 градус, “сары”  21 — 26 градус, ә “кызыл” 27 градустан югары, ә бәйрәмнәрдә һәм ял көннәрендә 21 градустан югары булганда хәбәр ителә.

“Зәңгәр” дәрәҗәсе булганда, кешеләргә һәр көнне суда үзеңне сак тоту турында хәбәр ителәчәк. Моннан тыш, пляжларда ял итүчеләрнең санын күзәтеп торачаклар.

“Кызыл” дәрәҗәсендә су объектларында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча оператив чаралар күреләчәк.

Куркыныч дәрәҗәсе билгеләнү турында халык массакүләм-матбугат чаралары аша мәгълүмат алачак. 

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/08/169306/

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев