Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан үлгән. Бу турыда республика Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«22 сентябрьгә булган мәгълүматлар буенча, республикада Covid-19 инфекциясеннән 73 үлем очрагы теркәлгән», диелгән хәбәрдә.
1977 елда туган хатын-кызны коронавирус аркасында килеп чыккан пневмония белән Әлмәт үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегенә китергәннәр. Пациентның хроник авырулары да булган.
Казанда яшәүче 1947 елда туган хатын-кызны пневмониянең катлаулы формасы белән Казан федераль университеты медсанчастенә китергәннәр. Лаборатория тикшеренүләре вакытында Covid-19 ачыкланган. Үлем сәбәбен экспертиза нәтиҗәсендә ачыклаганнар.
Республикада инфекция тарала башлаганнан алып, 73 кеше коронавирустан үлгән.
Нет комментариев