Татарстанда тагын ике кеше яңа коронавирус инфекциясеннән үлгән. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
1982 елда туган Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче бер ир-ат 1 июльдә урта авырлыктагы вируслы пневмония белән йогышлы авырулар хастаханәсенә озатыла.
«Covid-19 вирусы лаборатор рәвештә тәңгәлләштерелгән», — ди ул.
Дәвалануга карамастан, авыруның хәле начарланган, үлем 11 июльдә кискен респиратор җитешсезлек фонында килеп җиткән.
Икенче авыру — 1989 елда туган пациент — Республика клиник хастаханәсе базасында Covid-19 авыр агымы белән вакытлыча йогышлы авырулар госпиталенә салына. 22 июньнән башлап ул реанимация һәм интенсив терапия бүлегендә булган. 5 июльдә булган хроник авырулар фонында авыруның хәле начарланган, ә 20 июльдә йөрәк-үпкә җитешсезлеге фонында йөрәге тукталган. Реанимация чаралары тиешле нәтиҗәгә китермәгән, үлем теркәлгән.
Республикада коронавирус корбаннарының гомуми саны 31гә җиткән.
https://tatar-inform.tatar/news/health/21-07-2020/tatarstanda-koronavirustan-tagyn-ike-lem-raslangan-5758242
Нет комментариев